

Мәскәүнең баш педиатры, З.А. Башляева исемендәге Балалар шәһәр клиник хастаханәсе җитәкчесе Исмаил Османов балаларда хроник авырулар барлыкка килүгә һәм аларның сәламәтлеге начараюга китерергә мөмкин булган иң киң таралган гадәтләрне атады.
Аның сүзләренчә, сораштыру мәгълүматларына караганда, балалар үзләре сәламәтлекне төп өстенлекләре исәбенә куймый.
Төп хәвеф факторлары арасында табиб дөрес булмаган ашау тәртибен аерып әйтә –еш капкалау, тәм-томнар һәм тирән эшкәртелгән продуктларның артык булуы, шулай ук хәрәкәт җитмәү, аз хәрәкәтләнүгә китерүче гаджетлар белән артык мавыгу, йокы һәм ял режимын бозу. Вакыт узу белән бу гадәтләр җитди хроник авыруларга һәм тулаем организмның көчсезләнүенә сәбәп булырга мөмкин, дип ассызыклаган Османов.
Шуңа күрә педиатр фикеренчә, ата-аналарның төп бурычы – балаларга сәламәт яшәү рәвеше принципларын аңлату гына түгел, аларны үз үрнәгеңдә күрсәтү дә.
Чыганак: lenta.ru