

Русиядә сөт бизенең агрессив өчле тискәре яман шешен (ТНРМЖ – тройной негативный рак молочной железы. – Авт. ) дәвалау өчен “Арейма” препаратын теркәгәннәр. Бу хакта “Коммерсанть” хәбәр итә.
Тәэсир итүче матдә камрелизумаб Jiangsu Hengrui Кытай компаниясе эшләнмәсе булып тора. Дару өчен таныклык 2024 елның ноябрендә үк алынган булган.
Шул ук вакытта башта аның ярдәмендә борын-йоткылык һәм үңәчнең онкологик авыруларын дәваларга планлаштырганнар. 2026 елда препаратны гомер өчен мөһим дарулар исемлегенә керттеләр.
Моңа кадәр Русиядә глиобластомадан — баш мие яман шешеннән – вакцинаның клиникага кадәрге сынаулары тәмамлануы билгеле булды. ФМБА 2026 елда шулай ук тире меланомасына каршы вакцинаны клиник куллануга гариза бирәчәк. 2027 елда агентлык планнарында - увеаль меланомадан (Увеаль меланома – күз эчендәге сирәк яман шеш, ул күз тамырлары трактының (увеа) пигмент күзәнәкләреннән (меланоцитлардан) үсә. – Авт.) онковакцина куллануга рөхсәт алу.
Чыганак: lenta.ru