+12 °С
Облачно


Гамалея исемендәге үзәкнең фәнни җитәкчесе Александр Гинцбург шул хакта белдергән, дип яза «РИА Новости».
«Сидек куыгындагы, үпкәдәге һәм юан эчәктәге яман шеш авыруыннан вакцина эшләргә ниятлибез», – дигән ул.
Россиядә узган елда Гамалея исемендәге үзәктә эшләнгән рактан беренче мРНК-вакцина – «Неоонковак» җитештерә башладылар. Сәламәтлек саклау министрлыгы быел апрель аенда аны куллана башлаулары турында хәбәр итте. Препаратны тән тиресендә яман шештән интегүче авыруга тәүге тапкыр салганнар.