Сәламәтлек
4 Августа , 12:26

Благовар районы табиблары балада гаять зур аппендикс тапканнар

Благовар районы Языково авылындагы үзәк район хастаханәсе табиблары медицина феноменына юлыкканнар: аларга гаять зур аппендикслы кечкенә пациент кергән

Благовар районы табиблары балада гаять зур аппендикс тапканнарБлаговар районы табиблары балада гаять зур аппендикс тапканнар
Благовар районы табиблары балада гаять зур аппендикс тапканнар

Республиканың сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, баланы кискен аппендицит шикләнеп хастаханәгә салганнар. Әмма операция барышында табибларны анатомик сюрприз көтә.

Суалчан сыман үсенте зур гына түгел, ә гигант булып чыкккан – якынча 17 сантиметр. Шул ук вакытта балаларда аппендиксның уртача озынлыгы гадәттә 4 см дан 10 см га кадәр үзгәреп тора. Өстәвенә, үсенте атипик урнашуга ия булган — ул корсак астында булган, бу сирәгрәк очрый һәм диагностиканы һәм операция барышын катлауландыра. Шуңа да карамастан, операция уңышлы узган. Малайны чыгарганнар инде.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас