

Вузара кампус нигезендә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Башкорт дәүләт медицина университеты галим-медиклары катнаш өлкәләр белгечләре белән берлектә интерактив өстәл-тренажер эшләгәннәр. Якын арада үзебездә җитештерелгән югары технологияле медицина эшләнмәсен серияле чыгару башланачак. Хәзер бөтен Русия буенча хастаханәләргә, клиникаларга һәм тернәкләндерү бүлекләренә сату өчен тренажерларның җитештерү мәйданчыгын оештыру буенча эшләр алып барыла.
– Безнең университет перспективалы фәнни юнәлешләрне тормышка ашыра, "иртәгәге көн" технологияләрен генә түгел, ә гамәли сәламәтлек саклауның реаль бурычларын хәл итә торган кирәкле медицина продуктларын да булдыра. Әлеге аппарат нейрореабилитациянең иң нәтиҗәле заманча методикаларын үз эченә алган. Ул ЛФК инструкторлары өчен ышанычлы ярдәмче булыр дип ышанабыз. Бу Русиядә хәрәкәт реабилитациясенең яңа дәрәҗәсе, – дип билгеләде БДМУ ректоры, РФА академигы Валентин Павлов.
Актив нейрореабилитация өчен интерактив өстәл-тренажер инсульт, баш сөяге-мие һәм арка мие җәрәхәте, таркау склероз, Паркинсон авыруы, балалар церебраль параличы һәм кулларның хәрәкәт итү функциясен өлешчә югалту белән бергә бара торган башка неврологик авырулар нәтиҗәләре булган пациентлар өчен каралган.
Мускулларны һәмбуыннарны ныгытуга юнәлдерелгән классик көч тренажерларыннан аермалы буларак, БДМУда эшләнгән интерактив өстәл баш миендә нейрон бәйләнешләрен торгызуга эшли. Тренировкалар нейропластиклык һәм “гадидән катлаулыга" принципларында төзелгән.
Тренажерның принципиаль үзенчәлеге – пациентның көндәлек тормыш өчен кирәкле актив ирекле хәрәкәтләренә юнәлеш бирү. Сәламәт кешедә бу процесслар аңсыз рәвештә уза, ләкин баш миенә неврологик җәрәхәттән соң югалган күнекмәләрне яңадан төзергә өйрәнергә туры килә – һәм нәкъ менә моңа яңа тренажер ярдәм итә.
Өстәл-тренажерның уникаль инженерлык чишелеше бар: гадәттәге хәрәкәт датчиклары урынына төс датчиклары урнаштырылган. Бу хәрәкәтләр ясау фактын гына түгел, аларның сыйфатын да контрольдә тотарга мөмкинлек бирә. Кулланучы өчен гадилек кулның барлык хәрәкәт функцияләрен контрольдә тотуның югары төгәллеге белән яраша.