Русиядә ир-атларга репродуктив диспансеризацияне активрак узарга кирәк. Бу хакта сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко хәбәр иткән
Репродуктив диспансеризацияне гомум диспансеризация кысаларында узарга мөмкин, дигән ул.
“Ир-атларга инициативаны мөстәкыйль рәвештә активрак күрсәтергә кирәк, чөнки күрүебезчә, әлегә хатын-кызлар халыкның ир-ат өлешенә караганда активрак", –дип билгеләде сәламәтлек саклау министры.
Моннан алда Мурашко 2025 елда 46 меңнән артык русияле хатын-кыз аборттан баш тартуын хәбәр иткән иде. Ул шулай ук репродуктив сәламәтлекне бәяләү өчен 2025 елда диспансеризацияне 18-49 яшьлек 7,2 миллионнан артык ир-ат һәм 8,9 миллион хатын-кыз узган, дип белдерде.
Чыганак: lenta.ru