Сәламәтлек
18 Июля , 16:00

Эчәргәме, эчмәскәме?

“Олы кешеләргә сөт эчәргә ярамый икән диләр. Бу дөресме, шул турыда аңлатып языгыз әле”.

– Сезнең соруга җавап итеп, Туклану һәм биотехнологияләр федераль тикшеренү үзәге фәнни хезмәткәре, техник фәннәр докторы Алла Новокшанованың “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә әйткән фикерләрен тәкъдим итәбез. Белгеч ни өчен сөтне бөтен гомеребез буе эчәргә кирәклеге турында сөйләп үткән. Шулай булгач, сез дәрәхәтләнеп эчегез.

Академик Иван Павлов та сөтне иң кыйммәтле ризыклар исәбенә керткән булган. Ул “сөт – табигать үзе әзерләгән искитмәле ризык” дигән канатлы сүзләрне әйтеп калдырган. “Аның составында 200дән артыграк төрле матдә – аксым, май, углевод, витамин һәм минераль матдәләр бар. Шул ук вакытта аларның барысы да организмда җиңел үзләштерелә.

Сөт аксымы аеруча кыйммәтле санала. Ул организм өчен алыштыргысыз аминокислоталардан тора, сөт – кальций, магний, калий, цинк, йод һәм фосфорның иң яхшы чыганакларыннан берсе. Моннан тыш анда А, D, Е һәм В төркемендәге витаминнар күп. Сөт ризыклары кальцийга тәүлеклек ихтыяҗны – 52-65, аксымга ихтыяҗны 20-28 процентка каплый.

Дистәләрчә еллар буе терлек маен үсемлек майларына алыштыруга чакырдылар. Әмма бу халыкның сәламәтлеген яхшыртмады”, – дип басым ясап әйткән белгеч.

Дөрес, кеше олыгайган саен лактоза – сөт шикәре – начаррак үзләштерелә. Кайберәүләрнең организмы чыннан да лактозаны үзләштерә алмый, дигән белгеч. Әмма лактозаны тулысынча үзләштермәү очраклары чиктән тыш сирәк, ә хәзер бу кимчелек бала тугач ук ачыклана. Хәтта организмы лактозаны өлешчә “күтәрә” алмаганнар да бер стакан гадәти сөтне курыкмыйча эчә ала, ди Алла Новакшанова.

Моннан тыш фәндә расланганча, әче сөт ризыклары – кефир, йогырт, ряженка, эремчек һәм сырда лактоза асылда юк икән. Чөнки әчегәндә микроорганизмнар аны тарката.

“Яшь барган саен сөткә ихтыяҗ арта гына. Сөт ризыклары олысы-кечесенә – һәркемгә кирәк. Чөнки сөт – кальцийның төп чыганагы. 20-25 яшьләрдән соң аннан башка сөяк тукымасы, 30 яшьтән соң сөт аксымнары организмга җитәрлек дәрәҗәдә эләкмәгән очракта, мускуллар кими башлый. Яшь барган саен бу мускулларны югалтуга китерергә мөмкин. Ә мондый хәл сөякләрнең тиз сынуы, остеопороз, тормыш сыйфаты начараю белән яный”, – дип кисәткән Новокшанова.

Тикшеренүләрдән күренгәнчә, өлкәннәр сөт ризыкларын даими кулланган очракта үзләрен яхшырак хис итә, мускуллары сакланып кала, дип басым ясап әйткән белгеч.

Гүзәл ГАЯНОВА.

Автор:Гүзәл Гаянова
Читайте нас