Башкортстанда 2025 елда эндокрин система авыруларыннан үлем очраклары 8 процентка арткан. Бу мәгълүматлар республика хөкүмәте үзгәрешләр кертергә карар кабул иткән “Шикәр диабеты белән көрәш” төбәк программасында бар.
Эндокрин авырулардан үлем сәбәпләре арасында беренче урынны шикәр диабеты алып тора. Былтыр шундый очраклар 87 процентка җиткән. Еш кына пациентлар йөрәк-кан тамырлары системасына өзлегүләр аркасында үлә. Шул ук вакытта кома яисә диабетик гангрена кебек кискен өзлегүләр сәбәпле үлем очраклары соңгы елларда кими.
Соңгы биш ел эчендә төбәктә бер генә сабыйның да диабеттан үлү очрагы теркәлмәгән.
Ачыкланган авыруларның гомум саны арта бара – иң элек икенче типтагы диабет турында сүз бара, бу, властьлар фикеренчә, дөнья тенденциясенә туры килә. Чиновниклар әлеге артуны хәлнең начараюы белән түгел, ә диспансеризация белән киңрәк колачлау, профилактик карауларны көчәйтү һәм хәвеф төркемнәрендә скрининглар үткәрү белән аңлатканнар.