

Диареяга каршы препаратлар, сорбентлар һәм ферментлар да гел үзең белән булырга тиеш, ди табиблар.
Томау төшкәндә, тамак авыртканда, температура күтәрелгәндә эчә торган даруларны да янда булырга тиеш.
Шулай ук теш яки баш авыртып китсә эчәр өчен авыртуны баса торган дарулар да алырга киңәш ителә. Элек беркайчан да аллергиядән интекмәгән кешегә дә антигистамин (аллергиягә каршы) препаратлар алу комачауламас.
Җәрәхәтләнгәндә кирәк була торган йод, хлоргексидин, бинт, бактерицид пластырь дә алырга була.
Реппелентлар һәм кан эчкеч бөҗәкләргә, талпаннарга каршы, шулай ук кояштан саклый торган препаратларның да кирәк булуы бар.
Файдалы булса, постны реакция белән бәяләгез, якыннарыгызга җибәрегез. Югалтмас өчен саклап куегыз.
Чыганак: МИН- ХАТЫН-КЫЗ каналы