

13-19 июльдә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы җенси юл белән йога торган чирләрне профилактикалау атналыгы уздыруны игълан итте.
Атналыкның төп тезислары:
- Аногениталь (венерик) сөялләр кеше папилломасы вирусы йоктыруның клиник чагылышы булып тора, бу сөялләр чыгуны үз чиратында аналык муенында яман шеш үсеше белән бәйлиләр.
- Аналык муентыгы яман шеше соңгы ике дистә ел эчендә яшь хатын-кызлар авыруына әйләнде, бу репродуктив потенциалга тискәре йогынты ясый. Яшүсмер чакта кеше папилломасы вирусының онкоген штаммнарына каршы вакцинация аналык муентыгы яман шеше үсеше хәвефен киметә.
- Презервативлар – физик якынлык вакытында җенси юл белән йога торган авырулардан саклануның бердәнбер ысулы. Бу Русиядә ВИЧның шактый югары таралуы шартларында аеруча мөһим (халыкның 0,82% проценты).
- Җенси юл белән йога торган авыруларны (ИППП) дәвалаганнан соң контроль тикшерү мәҗбүри булып тора.
- Дәвалау вакытында җенси мөнәсәбәтләрдән тыелып торырга кирәк.
Атналыкның максаты:
-Җенси юл белән йога торган авыруларны профилактикалау, вакытында диагностикалау һәм дәвалауның мөһимлеге турында гражданнарның мәгълүматлылыгын арттыру.