Сәламәтлек
10 Июля , 08:00

Өлкәннәргә – сертификат

Бүген, ягъни 10 июльдә, республикада "көмеш яшьтәге" кешеләр өчен 3200 сумлык социаль сертификатлар бирү башлана, дип хәбәр иттеләр Гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында.

Бу чара "Гаилә" милли проектының "Өлкән буын" төбәк проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм озын гомер кичерүчеләрнең активлыгын һәм сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән.

Сертификатларны танып белү чараларында, физкультура-сәламәтләндерү һәм ял программаларында катнашу өчен кулланырга мөмкин. Сертификатлар чират буенча бирелә.

Сертификат алу буенча бердәм элемтә үзәгенә 8-800-100-00-01 номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас