Сәламәтлек
10 июль , 04:38

Күңел кушуы буенча...

Лиана Корманованың шәхси архивыннан.Лиана Корманованың шәхси архивыннан.
Фото:Лиана Корманованың шәхси архивыннан.

Күпчелек хатын-кызның табигате шундый, ул бәбигә узса, үзенә генә түгел, туачак сабыена карата да җаваплылык тоеп, артык саклана башлый. Кайберәүләр үзләрен әйтерсең лә бәллүргә тиңли. Кемнәрдер спортка нокта куя, кемнәрдер җиңелрәк эшкә күчә. Ләкин белгечләр моның белән риза түгел. Анык табиб күрсәтмәсе генә булмаса, йөкле хатын-кызларга киресенчә, уртача физик активлык аша, үзләренең сәламәтлеге турында кайгырту зарур. Бу уңайдан мин йөкле хатын-кызлар өчен йога дәресләре алып баручы Лиана Корманова белән әңгәмә кордым.

–Лиана, үзең хакында бераз сөйләп кит әле. Ни рәвешле син шундый йога дәресләре оештыра башладың? Ничек син моңа килдең?

-Мин Уфада туып-үстем, БДУның Хокук институтында халыкара мөнәсәбәтләр белгечлеге буенча югары белем алдым. Ул вакытта миңа халыкара хокукны, чит телләрне өйрәнергә (мин инглиз һәм француз телләрен тирәнтен өйрәндем) кызыклы иде. Вуздан соң кияүгә чыктым,  башта өлкән балаларыбыз туды. Декрет ялында өйдән эшләргә өйрәндем. Тәүдә бу кондитер эше булды. Заказга тортлар пешерә башладым, зур клиентлар базасын булдырдым. Ул бик әйбәт тәҗрибә булды. Параллель рәвештә халыкара челтәрле компаниядә эшләдем. Анда да күпне белдем, бер караганда, бу бөтенләй яңа өлкә. Бу белемнәр һәм дөньяга киңәйтелгән караш арытаба тормыш буйлап барырга миңа әле дә ярдәм итә. Шулай да эзләнүләрем дәвам итте, әйе, мин моңарчы шөгыльләнгән һәр эшемне яраттым, әмма кондитерлык эше яисә челтәрле бизнесның минем тормышымның эше дип тоймадым. Белемем буенча юридик өлкәгә дә әйләнеп кайтасым килмәде. Кыскасы, үземне эзләү мәсьәләсе минем өчен озак вакыт ачык кала бирде. Өченче баламны тудыргач, минем аркам һәм гомумән күп балалы ана гәүдәсе аерым хәстәрлек һәм курчалауга мохтаҗ иде. Һәм үз халәтемне җиңеләйтер өчен мин йогага килдем.

-Йогага йөри башлагач, үзеңдә нинди үзгәрешләр тойдың?

–Шулай итеп, мин төркем өчен  йога дәресләренә йөри башладым. Йога практикаларының уңай нәтиҗәсен тойдым. Аркада авырту хисе юкка чыкты, йога гомумән халәтемне яхшыртты: тәнемне тере, хәрәкәтчән итеп тойдым, энергиям артты, кыскасы, миңа бик-бик ошады. Вакыт үтә торды, дүртенче сабыебызны көткән  чорда мин даими рәвештә йөкле хатын-кызлар өчен махсус йога һәм фитнес белән шөгыльләндем. Нәкъ шушы вакытта очраклы рәвештә перинаталь йога инструкторларын укыту курслары турында игълан очрады. Һәм мин әлеге курсны бу темага тирәнрәк керү максаты белән үтәргә булдым, күбрәк үзем өчен, чөнки дүрт йөклелек вакытында да мин махсус гимнастика, йөкле хатыннар өчен йога белән шөгыльләндем. Менә шул чакта, бәлки, миңа булачак әниләр өчен үз авылымда йога алып барырга кирәктер дигән фикер туды. Ихтыяҗ булачак бит, авылыбыз күп балалы. Мин үзем дә шәһәргә йөрим, чөнки тәнем таләп итә, һәм бала табар өчен физик әзерлекле буласым килә, аннан соң тернәкләнәсем килә.

-Йога фитнестан нәрсәсе белән аерыла?

–Фитнес ул динамикалы, кардио, үлчәүләр белән көч күнегүләре, һәм ул, беренче чиратта, физик параметрларны үстерүгә, мускулларны ныгытуга, майны яндыруга, чыдамлыкны арттыруга юнәлдерелгән, ә йога – ул тән белән эшләүне һәм психик һәм рухи халәткә игътибарны берләштерү. Йоганың бурычы – сыгылмалылыкны, балансны, гәүдә торышын яхшырту, стрессны киметү, аңны үстерү. Йогада статикага басым, бу асаналар, ягъни күпмедер вакыт тоткарлана торган позалар яки тән торышы, моңа сулыш техникасы өстәлә, сулауга зур игътибар бирелә. Йога буыннарның хәрәкәтчәнлеген һәм мускулларның сыгылмалылыгын сизелерлек яхшырта, киеренкелекне җиңәргә ярдәм итә, йокы сыйфатын яхшырта. Безнең динамик тормышта, тиз алышынып торган чынбарлыкта, минемчә, үзеңне югалтмау (остаться на плаву)  бик мөһим. Үзеңә, эчке халәтеңә вакыт бүлеп бирә белү, артык нәрсәләрне читкә юнәлтә һәм үзеңнең эчке халәтеңә күчә белү бик мөһим, һәм бу очракта йога ярдәм итә, шул ук вакытта ул мускулларны яхшы үстерә һәм ныгыта, чыдамлыкны арттыра. Кыскасы, йога дәресләреннән мин, инде күпьеллык практик буларак, һәм кире элемтә бирә торган тәрбияләнүчеләремдә дә  һәрьяклап файда күзәтәм.

–Син моңа укыдыңмы?

–Тәүге укуымны, алдан әйткәнемчә, мин перинаталь йога инструкторлары курсында үттем. Әмма бу тар юнәлеш, киләчәктә йога дәресләре оештырырга теләсәм, миңа база һәм йоганың нигезләрен белү кирәк икәнен аңлый идем. Арытаба уку турында уйлана башладым, әмма дүрт бала әнисе буларак (кечкенәсе әле кул баласы гына иде), бу адымга бармый тордым. Шулай да төпчегемә 1 яшь тулгач, мин укырга карар кылдым. Уку бик җитди, масштаблы булды,  минем өчен ул өченче югары белем алуга тиң булды. Әмма укуыма һич тә үкенмим! Нәтиҗәдә мин яңа һөнәр алдым, йоганың нигезләре нечкәлекләре турында күп белдем. Менә инде ярты ел мин, Хатха-йога буенча дипломлы укытучы буларак даими рәвештә практикалар алып барам. Махсус гимнастика элементлары белән булачак әниләр өчен дә, барлык хатын-кызлар өчен дә практикалар оештырам. Һәм хатын-кызлар белән эшләүдән бик зур канәгатьлек тойгысы кичерәм.

Барлык йөкле хатын-кызларга да йога белән шөгыльләнергә ярыймы? Шундый йогадан соң җиңелрәк бала табучылар булдымы?

- Йөкле хатыннар өчен йогага килгәндә, ул барысына да күрсәтелгән. Аның белән барлык йөкле хатыннарга да шөгыльләнергә мөмкин. Әлбәттә инде, күзәтүче табиб акушер-гинеколог тарафыннан кире күрсәтмәләр булмаганда, йөклелек уңышлы узганда, булачак әнинең хәле яхшы булганда һәм ул үзенең физик активлыгын сакларга кирәклеген сизгәндә, бала табуга әзерләнү ихтыяҗын тойганда, бу җаваплы мизгелгә чыдамлырак, әзеррәк килергә кирәклеген тойганда йога белән шөгыльләнергә мөмкин. Һәм, әлбәттә, бала тапканнан соң тизрәк тернәкләнергә кирәк. Йөкле хатыннар өчен йога практикасы өчен менә шундый күрсәтмәләр.

Уңай бәяләмәм дә бар. Әле йогага укыган гына вакытта, төркем өчен дәресләр алып бара идем, шул чорда ук мин йөкле ахирәтем үтенече буенча аңа  индвидуаль йога дәресләре бирдем. Ул миңа ышанып килде. Бәби тапкан көнне ул миңа: “Безнең дәресләр  барлык йөклелек чорына керткән иң зур өлеш булды дип әйтә алам”, – дип язды. Һәм бу сүзләр минем өчен бик кадерле. 

-Гадәти йога дәресләре дә  үткәрәсеңме?

–Әйе. Гомум практика төркемнәрен мин йөкле хатын-кызлар төркемен ачканчы ук башладым. Даими шөгыльләнгән хатын-кызлар бар, ике төркемдәге гүзәл затлар да миңа үзләренең хәленең яхшыруы турында сөйләп тора. Бу минем өчен иң зур бүләк. Мин аларның хәлен яхшыртуга, физик формасын ныгытуга һәм сыйфатлы озын гомерлелеккә нигез салуда юл күрсәтүче булу белән бәхетлемен.  Әледән-әле мине сайлап, дәресләремә йөрүче хатын-кызларга бик рәхмәтлемен.

–Сезнең гаиләгез зур дип беләм. 4 бала үстерү авыр түгелме? Арыган чакларыңны ничек үткәреп җибәрәсең?

-Әлхәмдүлиллә, гаиләбез зур. Ирем белән һәрвакыт бу хакта хыялландык. Бу очракта  уй-хыялларыбыз тәңгәл килде, дөрес, без өч балабыз булыр дигән идек, әмма Ходай Тәгалә  4 балага әти-әни булу бәхете бүләк итте. Өлкән улыбызга – 14 яшь, кызыбызга җәен 12 яшь тулачак, икенче улыбызга 6 яшь тула, төпчек улыбызга – 2,5 яшь. Күп бала ул – көн саен күп шатлык-сөенеч, әмма шул ук вакытта бу көндәлек зур хезмәт тә: физик, эмоциональ, һәм рухи тырышлык. Әлбәттә, тәүлекләр буена балалар белән булганда кайчак әхлакый хәлсезлек кичерәсең. Бу очракта илһам чыганагы – минем яраткан эшем, мин өйдән шулкадәр сөенеп кызлар белән йога практикаларына чыгып китәм!  Эшем һәм шөгылем мине энергия белән тулыландыра һәм йогага килгән кызларымның  дәрт белән янып торган күзләрен күрү мин канатландыра. Хатын-кызлар, ахирәтләрем белән аралашканда ял итәм. Аннары мин табигатьне яратам. Тауларга, андагы тынычлыкка мөкиббән  китәм. Бу миңа кечкенәдән салынган һәм табигатькә булган мәхәббәтем еллар үтү белән көчәя генә.

–Лиана, син әле волонтёр да. Бу хакта да сөйләп кит әле.

–Шулай ук, мине илһамландыра, энергия белән тулыландыручы шөгыльләрнең берсе ул – ирекмәнлек. Мин инде күп еллар хәйриячелектә, озак вакыт хастаханәләрдә ятучы балаларга бәйрәм оештыру белән шөгыльләндем. Һәм без, битараф булмаган кешеләр командасы, дәваханәләрдә яткан балаларга үз көчебез белән Белем көне, Яңа ел алдыннан бик күп бәйрәмнәр үткәрә, җыемнар оештырып, бүләкләр өләшә идек. Бу көннәрдә өйдә була алмаган сабыйларга  бәйрәм, тылсымлы мизгелләр һәм могҗиза бүләк итәргә тырыша идек. Бер караганда, бу әллә ни күп көч тә таләп итми, нибары вакыт бүлә белергә кирәк, һәм ирекмәнлек тормышка шактый зур мәгънә бирә. Минем уемча, кешенең ярдәм итәргә аз гына мөмкинлеге булган хәлдә, ул моны эшләргә тиеш. Шатлык-сөенеч, җылы хис-тойгылар, хәстәрлек бүләк итә аласың икән, моны эшләргә кирәк. Шулай ук мин – инде күп еллар дәвамында Уфа хосписында кондитер-волонтёр. Хосписта яткан өлкәннәр һәм балалар  өчен тортлар, десертлар, тәмле ризыклар пешерәм. Декрет ялында үзләштергән кондитер һөнәрем миңа бүгенгәчә кешеләргә ярдәм итәргә, яхшылык өләшергә булыша. Шуңа да кешенең һәр шөгыле аның киләчәк тормышында ярдәм итәчәк. Мин моңа ышанам. Һәм һөнәрем буенча эшли алмавымнан һич тә оялмыйм. Бу тормышта миңа һәм башка кешеләргә ярдәм итә торган башка юнәлешләрне үзләштерә алуыма сөенәм генә.

Синең хыялың бармы?

–Максатларга, хыялларга килгәндә, яңа һөнәремә, тормышта яңа яраткан юнәлешемә, киләчәккә бик кыю караганда, мин хатын-кыз сәламәтлеге кайгырту үзәген ачарга теләр идем. Ул  хатын-кыз тормышының төрле этапларында сәламәтлеккә тулысынча ярдәм итүне күздә тотар иде. Ягъни, бу гадәти көндәлек нигездәге йога. Бу перинаталь, йөкле хатыннар өчен йога, хатын-кызның физик активлыгын сакларга ярдәм итү, аның хәлен исәпкә алып, формасын саклап калу һәм бала табуга әзерләү. Бу бала тапканнан соң тернәкләнү буенча дәресләр дә. Ягъни йөклелек уза, ә организмның йөклелектән соңгы халәте үзгәрми. Бу бик мөһим. Бала тапканнан соң дөрес тернәкләнергә, сәламәтлек турында кайгыртуны дөрес дәвам итәргә, һ.б. Мин үземне хатын-кыз сәламәтлеге турында тулы кайгыртучанлык күрсәткән шундый үзәккә нигез салучы итеп күрергә теләр идем,  теләкләр тормышка ашсын, амин.

– Әңгәмә өчен рәхмәт, Лиана. Шөгылеңдә уңышлар, гаиләңә иминлек теләп калам!

Лиана Корманованың шәхси архивыннан.
Лиана Корманованың шәхси архивыннан.
Лиана Корманованың шәхси архивыннан.
Фото:Лиана Корманованың шәхси архивыннан.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас