

Табиб һәм телевидение алып баручысы Елена Малышева һәм аның коллегасы, офтальмолог Михаил Коновалов Беренче каналдагы "Жить здорово!" тапшыруында русиялеләрне җәй көне бер хәвефле гамәлдән сакланырга чакыра.
Коновалов җәй көне ультрашәмәхә нурланышыннан сакланмаган кара күзлекләрне кияргә ярамый, дип белдерде. Аның сүзләренчә, караңгы линзалар аркасында кешенең күз каралары киңәя, шуңа күрә аларга кояш яктысы күбрәк эләгә.
"Ультрашәмәхә саклавы булмаган кара күзлек киеп йөргәндә, сез үз челтәр катлавыгызны яндырасыз. Моны аңларга кирәк. Матур күзлек сатып алып, аны кояшта кию ахмаклык", – диде Малышева. Коновалов исә кояштан саклаучы күзлекләрне оптика салоннарыннан гына сатып алырга киңәш итте.
Чыганак: lenta.ru