Гомер озынлыгын 120 яшькә кадәр җиткерү дөрес профилактика, сәламәтлек күрсәткечләрен даими күзәтү һәм дөрес яшәү рәвеше алып бару шарты белән мөмкин. Бу хакта РИА Новости белән әңгәмәдә И.М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты ректоры Петр Глыбочко сөйләде.
"Озын гомер картлыктан түгел, ә 30, 40, 50 яшьтә – дөрес профилактика, сәламәтлек күрсәткечләрен даими мониторинглау һәм дөрес яшәү рәвеше алып барудан башлана”, – дип ассызыклады Глыбочко.
Ректор билгеләп үтүенчә, Русиядә сәламәт озын гомер культурасы формалаша, шул исәптән инновацион технологияләр ярдәмендә дә. Метаболом скринингы инде бүген үк симптомнар барлыкка килгәнче үк хроник авырулар хәвефен ачыкларга мөмкинлек бирә, ә ЭКГда нейрочелтәрләр йөрәк җитешсезлеге янавын өч-биш ел алдан күрә.
Чыганак: lenta.ru