

Уфада БДМУ клиникасы табиблары Идел буе федераль округында беренче тапкыр уникаль операция ясаган. Алар онкология белән авыручы хатынның берьюлы бөеренә һәм йөрәгенә операция ясаган.
Медиклар сүзләренә караганда, 55 яшьлек хатынга хәвефле өзлегүле бөер яман шеше диагнозы куелган. Шеш аркасында бөердәге тромб вена буенча йөрәккә кадәр күтәрелгән.
Элек мондый пациентлар өметсез дип исәпләнгән, ә туктатылган йөрәктә берничә органга операцияләрне илнең бары тик эре федераль үзәкләрендә генә ясаганнар, дип ассызыклады БДМУ ректоры, РАН академигы, профессор Валентин Павлов. Хәзер бу технологияне Уфа табиблары да үзләштергән.
Хатынны коткару өчен төрле белгечләрдән – онкологлар, кардиохирурглар һәм урологлардан торган команда эше таләп ителгән. Хирургларга авыру хатынның йөрәген тутктатып, ясалма кан әйләнеше аппаратында операция ясарга туры килгән. Нәтиҗәдә медиклар авыру бөерне алып ташлаган һәм кан тамыры белән уң йөрәк алдыннан (правое предсердие) хәвефле тромбны алган.
Бу очракның уникальлеге шунда: чирле хатынның зур яман шеше булуга карамастан, метастазалары таралмаган. Бүген инде пациент хатын үзен күпкә әйбәтрәк хис итә. Аның башкача тыны кысылмый, шешенүләре юкка чыккан, ул үзаллы йөри ала һәм реабилитация курсы үтә.
Чыганак: bashinform.ru