Тарихта тәүге тапкыр кешегә яшьлек инъекциясен кадаганнар – вакцина картаюны туктатырга вәгъдә итә.
“Яшьлек эликсиры” сынаулары турында Бостонда урнашкан Life Biosciences компаниясе хәбәр итте. Вакцинаны глаукома белән авыручының күз алмасына ясаганнар. Алты ай дәвамында аның хәлен күзәтәчәкләр һәм алымның нәтиҗәлелеген һәм хәвефсезлеген бәяләячәкләр. Моңарчы вакцинаны хайваннарда гына сынаганнар.
Галимнәр раславынча, бу – озын гомерлелекне өйрәнүче фән өчен борылыш моменты, тикшеренүчеләр өчен “геннарны яңадан прошивкалау”ның картаючы күзәнәкләргә яшьлекне кайтарачагын һәм өлкән яшьтә очрый торган авыруларны туктатачагын дәлилләүнең беренче мөмкинлеге.
Әгәр кешеләрдә беренче сынау уңышлы булып чыкса, ул бөтен организм буенча күзәнәкләрне яшәртүгә юнәлдерелгән картаюны дәвалау ысулларының яңа буынына башлангыч бирергә мөмкин.
Чыганак: Mash МАХ-каналы.