

Әгәр офиста температура 28 градустан артса, русиялеләр эсседә үз бурычларын үтәүдән баш тартырга мөмкин. Бу хакта юридик фәннәр кандидаты Ольга Леонова искә төшерде.
"Офиста югары температура рөхсәт ителгән нормалардан артып китсә, эштән баш тарту өчен нигез булырга мөмкин. Башлыча утырып, аз хәрәкәтләнгән эштәге офис хезмәткәрләре өчен җәй көне максималь рөхсәт ителгән температура-28 градус", – диде ул.
Ольга Леонова сүзләренчә, бинада югары температура хезмәткәрләр сәламәтлегенә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Бу очракта хезмәткәр, җитәкчелеккә язма рәвештә хәбәр итеп, хезмәттәшләре янында термометр күрсәткечләрен теркәп, үз эшчәнлеген туктата ала. Җавап алганчы хезмәткәр эш урыныннан китәргә тиеш түгел, чөнки моны прогул буларак бәяләргә мөмкиннәр, дип ассызыклый белгеч.
Чыганак: lenta.ru