Каен серкәсенә аллергиягә каршы беренче Русия вакцинасы 2026 елның сентябрендә үк теркәлергә мөмкин, шуннан соң препаратны үзебезнең ил базарында кулланып булачак. Бу хакта РИА Новостига Россия Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) җитәкчесе Вероника Скворцова белдерде.
“Аллергарда” – уникаль, дөньяда беренче рекомбинант ген-инженер аллерговакцинасы", – дип белдерде ул.
Скворцова хәбәр итүенчә, 2025 елның октябрендә Сәламәтлек саклау министрлыгына вакцинага вакытлыча теркәү таныклыгы алу өчен документлар пакеты җибәрелгән, ул, көтелгәнчә, 2026 елның сентябрендә бирелергә мөмкин.
Белгеч сүзләренчә, даими теркәлү клиник тикшеренүләрнең өченче фазасы тәмамланганнан соң гына мөмкин булачак, шуңа күрә тиешле документларны 2027 ел ахырында тапшыру планлаштырыла. Скворцова ассызыклавынча, вакытлыча таныклык алу вакцинаны медицина практикасында кулланырга һәм аны рәсми рәвештә базарга чыгарырга мөмкинлек бирәчәк.
ФМБА җитәкчесе бүгенге көндә аллергиядән Русия вакцинасы клиник сынауларның өченче фазасын уза, ә беренче арадаш нәтиҗәләрне июль аенда ясау планлаштырыла, дип өстәде. Шул ук вакытта инде алынган мәгълүматлар препаратның югары дәрәҗәдәге хәвефсезлеге турында сөйли. Пациентлар вакцинаны яхшы кичерә, ди.
Чыганак: lenta.ru