Еш кына инфаркт хәвефе акрынлап формалаша: ул көннән-көн йөрәкне артык күп йөкли, кан тамырларын зарарлый һәм матдәләр алмашынуын боза торган гадәтләр аша барлыкка килә, дип сөйләде невролог Али Исмаилов.
Невролог сүзләренчә, иң куркыныч гадәтләрнең берсе – тәмәке тарту. Ул никотинның кан тамырлары спазмын китереп чыгаруын, кан басымын күтәрүен, кан тамырларын зарарлавын һәм атеросклерозны тизләтүен аңлатты. Аның сүзләренчә, кан тамырлары тизрәк “картая” һәм йөрәк-кан тамырлары һәлакәте куркынычы арта.
"Икенче гадәт – югары басымын игътибарсыз калдыру. Күпләр еллар дәвамында гипертония белән яшиләр, препаратларны даими кабул итмиләр яки хәлләре “әйбәтләнгәч”, даруларны эчми башлыйлар. Ләкин югары кан басымы озак вакыт сизелмәскә мөмкин, шул ук вакытта көн саен йөрәк, баш мие һәм кан тамырларына артык йөкләнеш теркәлә. Өченче проблема – аз хәрәкәтчән яшәү рәвеше. Бу очракта физик активлыктан тулысынча баш тарту гына куркыныч түгел, ә атна буена утырып эшләп, аннары спорт залында, дачада яки мунчада үзеңә кинәт нагрузка ясау хәвефле. Йөрәккә көтелмәгән һәм көчле түгел, ә даими, уртача дәрәҗәдәге нагрузка кирәк", – дип аңлатты табиб.
Исмаилов шулай ук чамадан тыш күп ашау, тоз, майлы һәм кыздырылган ризыкның артык күп булуы, соң ашалган авыр кичке ашлар, алкогольне артык куллану, хроник йокысызлык һәм даими стресста яшәүне инфарктны котыртучы гадәтләргә керткән. Болар барысы да акрынлап симерүгә, диабетка, холестерин бозылуга, гипертониягә һәм кан тамырлары зарарлануына китерә, дип ассызыклады эксперт.
“Югарыда санап узган симптомнарны түзү – хәвефле гадәт, моны аерым әйтәсем килә. Басымлы авырту яисә күкрәктәге яну тойгысы, һава җитмәү, салкын тир бәреп чыгу, кинәт хәл бетү, кулга, аркага, муенга яисә аскы казналыкка күчкән сыман авырту хисе – һич кенә дә көтәргә, вакытны сузарга, “йөрәктән берәр нәрсә эчәргә” яисә “үтеп китәр әле” дип өметләнергә дигәнне аңлатмый. Бу очракта ашыгыч ярдәм медикларын чакртырга кирәк”, – дип нәтиҗә ясады Али Исмаилов.
Чыганак: lenta.ru