Сәламәтлек
5 Июня , 05:00

Онколог нинди миңнәрне табибка күрсәтергә кирәк булуын аңлатты

Миңнең үзгәрүе, шулай ук сәеррәк формадагы яңаларының үсеп чыгуы шиккә салырга тиеш.

Онколог нинди миңнәрне табибка күрсәтергә кирәк булуын аңлаттыОнколог нинди миңнәрне табибка күрсәтергә кирәк булуын аңлатты
Онколог нинди миңнәрне табибка күрсәтергә кирәк булуын аңлатты

Табиб-онколог, онкодерматолог Рәсүл Ахмаев “Лента.ру” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

Белгеч әйтүенчә, тән тиресендә яман шеш дигәндә, күпләрнең күз алдына каракучкыл төстәге зур миң килеп баса. Әмма чынында ул төрлечә: кечкенә генә тап, төзәлми торган яра, алсу төстәге кечкенә генә шеш рәвешендә дә була ала.

Миңнең кырыйлары тигезле-тигезсез булса,  үссә, канаса яки өслегендә коңгырт кара төстән зәңгәрсу төскә кадәр ниндидер бөртекләре хасил булса, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.

Чыганак: https://matbugat.ru/news/?id=51200

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас