Сәламәтлек
4 Июня , 05:37

Яман шештән вакцина ясаткан пациент нихәлдә?

Бу коточкыч чирне тулысынча җиңеп булырмы икән?

Курск өлкәсендә меланома белән авырган пациент Русиянең  персональләштерелгән “Неоонковак” онковакцинасын ясаткан тәүге кеше булды. Пациент турындагы мәгълүматны Петербург халыкара икътисади форум алдыннан Гамалея Үзәге җитәкчесе, Русия фәннәр академиясе академигы Александр Гинцбург ачыклады.

Вакцинаның дүртенче инъекциясен авыру ир-атка 27 май көнне ясаганнар. Академик сүзләренчә, белгечләр вакцинаның дозасын нык киметкәннәр, чөнки ул “антигеннарны коточкыч экспрессияли, нык тәэсир итә”.

Академик вакцина ясаткан ир-атның әле өйдә булуын белдерде. Мобиль телефонга йөкләгән программалар ярдәмендә белгечләр онлайн-режимда аның хәленең төп параметрларын күзәтеп бара ала. Галимнәр вакцина сынавында катнашкан икенче пациентны да сайлап алган инде.

“Аны беренче авыруны сайлагандагы кебек принципка таянып сайлаганнар. Ул принцип – шештә күп мутацияләр булу, ә бу безнең препарат үзен бик яхшы күрсәтергә тиеш дигәнне аңлата”, – ди Гинцбург.

Академик сүзләренчә, икенче пациентның шешендә миллион нуклеотидка 30 мутация теркәлгән, бу исә бик югары күрсәткеч дип исәпләнә. Мутацияләрнең күплеге ярдәмендә белгечләрнең мРНК-вакцинаны җиңелрәк туры китерү мөмкинлеге бар. Моннан тыш, ике пациентның да үзенчәлеге бар – аларның шешләре “кайнар” микромохиткә ия”, – дип өстәде галим.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас