Сәламәтлек
2 Июня , 07:53

Балачакта чипсы ашасаң...

Хәзерге заман балалары фастфуд ише ризыкларны бик ярата шул. 

Балачакта ашаган чипсы, фастфуд һәм газировкалар өлкәнәйгәч, баш мие белән проблемаларга китерергә мөмкин, кеше нормаль туклануга күчсә дә.  Ирландиядәге Корк Университет көллияте галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.

Галимнәр лаборатор тычканнарның бер өлешен кече яшьтән үк майлы һәм татлы ризыкларга утырткан. Үскән тычканнарның гипоталамусында (баш миенең аппетит һәм туену хисе өчен җавап бирә торган өлеше) үзгәрешләр тапканнар. Шул ук вакытта проблемалар сәламәт туклануга күчкәч тә калган.

Галимнәр охшаш очраклар кешләрдә дә булырга мөмкин, дигән фикердә. Кече яшьтән үк артык эшкәртелгән ризык ашау гадәте озакка туклану тәртибен үзгәртергә һәм симерү хәвефен арттырырга мөмкин.

Ләкин яхшы хәбәрләр дә бар: файдалы эчәк бактерияләре һәм пребиотиклар ярдәмендә нәтиҗәләрнең бер өлешен йомшартып була. Бу очракта азык җепселләренә ия продуктлар -  суган, сарымсак, спаржа, банан һәм бифидобактерияләр белән пробиотиклар ярдәмгә килә.

Кыскасы, балалар рационы газировканы тыюга гына кайтып калмый. Баш мие дә барысын да истә калдыра. 

Чыганак: Mash МАХ-каналы. 



Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас