

Кардиолог Фернандо Мартуш Гонсалвеш белдерүенчә, артериаль басымны үлчәү алдыннан дүрт гамәл башкару тыела. Аларны ул Sapo басмасы белән сөйләшүдә санап чыккан.
Барыннан да элек Гонсалвеш физик күнегүләр, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр һәм кофе эчү тыела, ди. Кан басымын үлчәргә кимендә 30 минут кала алардан баш тартырга кирәк, дип ассызыклый табиб.
Моннан тыш, процедура алдыннан кече йомышны йомышлау мөһим, дип өстәгән ул. Шулай ук белгеч артериаль басымны үлчәгәндә аякларны кушырмаска, сөйләшмәскә, үчәү аппаратының манжетасын кием өстенә беркетмәскә һәм тыныч шартларда булырга киңәш иткән.
Чыганак: lenta.ru