

Пластик чәйнекләр суны кайнатканда миллиардлаган микропластик һәм нанопластик кисәкчәләрен бүлеп чыгара ала. Австралиядәге Квинсленд университетыннан тикшеренүчеләр шундый нәтиҗәгә килгән. Фәнни эш NPJ Emerging Contaminants журналында бастырылган.
Галимнәр полипропиленнан ясалган сигез яңа пластик чәйнектә кайнатканнан соң суны анализлаганнар. Беренче тапкыр кайнаганнан соң бер мл суда 12 миллионга якын пластик нанокисәкчә булырга мөмкин икән. Авторлар бәяләвенчә, бер чынаяк чәйдә аларның саны якынча 3 миллиардка җитәргә мөмкин.
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп тапкырлар кайнаганнан соң кисәкчәләр саны акрынлап кимегән. 50 циклдан соң микропластик дәрәҗәсе шактый түбәнәйгән, гәрчә тулысынча юкка чыкмаса да. Галимнәр шулай ук минераллары булган каты су, чәйнек стеналарында юшкын барлыкка килү сәбәпле, пластик бүленеп чыгуны киметә алуын ачыклаган.
Фәнни эш авторлары яңа пластик чәйнекне беренче тапкыр куллану алдыннан берничә тапкыр кайнатып, суын түгәргә киңәш итә. Тикшеренүчеләр сүзләренчә, җитештерүчеләр сатып алучыларны микропластик бүлеп чыгару мөмкинлеге һәм хәвефне киметү ысуллары турында төгәлрәк кисәтергә тиеш.
Чыганак: lenta.ru