

“СМ-клиника” онкологы Дмитрий Пензов кызынуның үлем хәвефе белән янавын сөйләгән. Табиб белән әңгәмә турында “Известия” яза.
Табиб тире яман шеше үсеше хәвефен арттыра торган кызыну турында кисәтә. Аның сүзләренчә, ультрашәмәхә нурланыш чынлыкта тире күзәнәкләрен зарарлауның төп факторларының берсе булуга карамастан, күпләр һаман да кызынуны сәламәтлек билгесе итеп кабул итә.
"Теләсә нинди кызыну – ул тиренең актив кояш нурларыннан зарарланудан саклану реакциясе. Кеше даими һәм контрольсез кояш астында булганда, аның күзәнәкләрендә акрынлап мутацияләр җыела, алар вакыт узу белән яман шешләр барлыкка килүгә китерергә мөмкин”, — ди Дмитрий Пензов.
Аеруча 11:00дән алып 16:00гә кадәрге кояшны медик хәвефле дип атаган. Бу вакыт аралыгында ультрашәмәхә нурланышы дәрәҗәсе иң югары. Моннан тыш, Пензов балачакта һәм үсмер чакта кояшта пешүләрнең хәвефе турында искә төшергән, чөнки бу очраклар өлкән яшьтә онкология үсеше хәвефен арттыра.
Кояштан саклану чараларыннан баш тарту да хәвефләрне шактый арттыра, дип өстәгән онколог. Белгеч SPF 50+ дымландыра торган сывороткалы чаралар кулланырга, баш киемнәре һәм җилкәләре ябык киемнәр киеп йөрергә, көндезге сәгатьләрдә турыдан-туры кояш нурлары астында озак торудан качарга киңәш итә.
"Тәндәге миңнәр үзгәргәндә мөмкин кадәр тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк”, – дип киңәш итә эксперт.
Чыганак: lenta.ru