Сәламәтлек
14 Мая , 06:15

Сирень ботакларында хәвеф яшеренә

Үзе хуш исле булса да...

Дилә Касыймова.Дилә Касыймова.
Фото:Дилә Касыймова.

Йортта яисә фатирда сирень гөлләмәсе баш авыртуга һәм сәламәтлек белән башка  проблемаларга сәбәпче булырга мөмкин. Бу хакта  Түбәнге Новгород дәүләт университетының Ботаник бакчасы директоры урынбасары Татьяна Хрынова кисәтә.

Белгеч хәвефне куакның яфраклары һәм чәчәгендә сирингин булу белән аңлата. Сирингин ул – йөрәк гликозиды, баш авыртудан тыш аритмия, йокы бозылуга, кайсыбер очракларда хәтта күз күрү сәләте начараюга һәм тромбоцитлар күләме кимүгә сәбәпче булуы ихтимал. Сирень аллергия реакциясен дә котырта ала.

“Сирень гөлләмәләрен җилләтелә торган бүлмәләрдә генә куярга кирәк, йокы бүлмәсендә  һич киңәш ителми”, – ди Хрынова. Аның сүзләренчә, сирень гөлләмәсе өчен яхшы урын – терраса, веранда яисә зал бүлмәсендәге ачык тәрәзәдән ерак булмаган өслек.

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас