

Роспотребнадзор талпан вируслы энцефалиты йоктыру хәвефе югары булган төбәкләрне атады. Тулы исемлек ведомствоның Telegram-каналында бастырылган.
Исемлектә Русия төбәкләренең күп өлеше — 49. Иң күп халык яшәгәннәр арасында Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Башкортстан, Татарстан, Төмән, Чиләбе, Самара һәм Түбән Новгород өлкәләре бар.
"Талпан вируслы энцефалитыннан саклануның иң нәтиҗәле чарасы –вакцинация. Ул эндемик (билгеле бер географик урынга гына хас «җирле». – Авт.) төбәкләрдә яшәүчеләргә, шулай ук мондый территорияләргә баруны планлаштыручыларга тәкъдим ителә. Индивидуаль саклану турында онытмагыз: репеллентлар һәм инсектоакарицид чаралар кулланыгыз, шулай ук махсус саклагыч кием киегез", – дип кисәттеләр ведомствода.
Чыганак: lenta.ru