Азык-төлек продуктлары хәвефсезлеге темасы галимнәрне һәрчак борчый. Бу юлы Австралия экспертлары тавыкны әзерләү алдыннан юарга кирәкмеюкмы икәнле турында бәян итә.
Чи тавыкны пешерер алдыннан юу гадәте, алар фикеренчә, файдасыз гына түгел, хәтта куркыныч та икән. Соңгы тикшеренүләр шуны күрсәткән: тавыкны юган кешеләр үзләрен һәм якыннарын азыктан агулану куркынычына күбрәк дучар итәләр, имеш.
– Чи тавыкны беркайчан да юмагыз, чөнки бу гамәл бактерияләрне бөтен кухняга таратырга һәм төрле азык-төлек чирләре таралу куркынычын арттырырга мөмкин,–ди белгечләр. – Чөнки тавыктагы бактерияләр тик 75°C температурада гына юкка чыга.
Тәмам аптыраш: гомер буе ашка дигән тавыкны юып салдык, бүген килеп ничек юмый сала башларга өйрәнергә?