Һәр кешегә төнге ял сыйфатын даими анализларга кирәк, дигән фикердә психолог Нурия Руре. Hola басмасы белән сөйләшүдә ул шулай ук сыйфатсыз йокының ике билгесен атады.
Руре сүзләренчә, әгәр дә кешегә атнага ким дигәндә өч тапкыр йокларга 30 минуттан артык вакыт таләп ителсә, бу проблемалар турында сөйләргә мөмкин. Сыйфатсыз йокының икенче билгесе дип психолог ярты сәгатькә кадәр дәвам иткән төнге уянуларны атады.
Белгеч өстәп әйтүенчә, йокысызлык очракларының 70 проценты борчылу һәм тормышның тиз темпы белән бәйле. Аның фикеренчә, нәкъ менә стресс аркасында кешеләр әйтерсең лә бозык даирәгә эләгә: стресс йокыга китүне кыенлаштыра, ә йокы җитмәү стрессны көчәйтә. "Йокы без иртән күзләребезне ачкан вакытта формалаша башлый. Шул вакыттан башлап бездә аны эшләп чыгару өчен 16-17 сәгать вакыт бар”, — дип өстәде Руре.
Чыганак: lenta.ru