

Фасоль һәм башка кузаклы культуралар күпчелек озак яшәүче кешеләр рационында уртак продукт булып тора. Бу хакта озак яшәү буенча белгеч Дэн Бюттнер сөйләгән.
Белгеч сүзләренчә, ул күп еллар “Зәңгәр зоналар” (“Зәңгәр зоналар” – дөньяның кешеләр уртачадан шактый озаграк яшәгән, сәламәтлекләрен олы яшькә кадәр саклаган географик төбәкләре. – Авт.) халкының ничек яшәвен өйрәнгән һәм туклану озын гомернең нигезе булып тора дигән нәтиҗәгә килгән. Ул аңлатуынча, андый төбәкләрдә кешеләр гадәттә табигый ингредиентлардан әзерләнгән гади һәм арзан ризыкларны ашыйлар.
Бюттнер шулай ук 100 яшькә кадәр яшәргә теләүчеләргә алар үрнәгенә иярергә һәм шулай ук гади ризыклар белән тукланырга киңәш иткән. Шул ук вакытта мондый диетаның төп ингредиенты дип ул фасольне атаган, фасоль төрле илләр аш-суында бар. “Барысыннан да озаграк яшәгән кешеләр кузаклы культураларны башкалардан аермалы буларак ким дигәндә 4 тапкырга күбрәк ашый”, – дип белдерә ул.
Кузаклы культуралар аксымга, клетчаткага һәм энергиянең тотрыклы дәрәҗәсен тәэмин итүче катлаулы углеводларга бай. Ул сәламәтлекне саклап калу һәм озын гомергә өметне арттыру өчен мондый продуктлар салынган ярты касәне булса да көндәлек менюга кертергә киңәш итә.
Чыганак: lenta.ru