

Британия терапевты Наилә Әсләм һәм Инсультлар белән көрәш буенча ассоциация вәкиле Эмили Херд кешене үлемгә китерергә ихтимал бу хәвефле авыруга шик булганда беренче ярдәм күрсәткәндә ниләр эшләргә ярамаганлыгын сөйләде.
Иң элек, Наилә Әсләм сүзләре буенча, кешегә бернинди ризык, су һәм дарулар, аеруча аспирин, бирергә кирәкми. “Инсульт вакытында пациентлар еш кына йоту белән авырлык кичерә, шуңа азык, сыекча тын юлларына эләгеп, буылу хәвефе барлыкка килергә мөмкин”, – дип аңлатты терапевт.
Шулай ук ул авыруны үзаллы хастаханәгә илтергә тырышуның үлемгә китерүе турында кисәтте. Пациентның хәле кинәт начараеп, профессиональ ярдәмсез аны машинадан чыгарып булмаска мөмкин.
Херд исә инсульт билгеләре үзеннән-үзе бетәр дип көтәргә кирәкмәвен кисәтә. “Инсульт симптомнары юкка чыгып, кеше үзен әйбәт хис итсә дә, барыбер тиз арада дәваханәгә барып, тикшеренү үтү мөһим”, – дигән ул.
Чыганак: lenta.ru