2025 елда бу авыруның 732 очрагы теркәлгән, ә 2024 елда аны 344 кеше эләктергән булган. Быел, иртә яз килү сәбәпле, авыручылар саны арту фаразлана.
2026 елның беренче ике аенда гына да 34 очрак теркәлгән. Алга таба да үсеш көтелә, чөнки яз көне өй алдында, бакчада эшләп, инфекция йоктыру ихтималы зур.
Роспотребнадзор киңәш итә: өй алдында, бакчада бары тик битлек һәм перчатка киеп эшләгез. Соңыннан дезинфекция ясау мөһим, кулларны ешрак юарга, коелган яфракларны яланкул тотудан сакланырга.
Тычкан бизгәгенең симптомнары: көчле баш авырту, арка һәм бөер тирәсендә авыртулар сизү, өшү, күңел болгану, күзләр алама күрә башлау. Төп билгесе – тән температурасының кискен рәвештә 39-41 градуска кадәр күтәрелүе. Бит кызарырга, күзләр ялкынсынырга, тамак шешергә мөмкин.
Сак булыгыз, дуслар!