Сәламәтлек
23 Апреля , 08:02

Башкортостанга кызылча чирен керткәннәр

Прививка ясатмаган балалар Башкортстанга кызылча ( кызаңкы) чирен керткән  

Башкортостанга кызылча чирен керткәннәрБашкортостанга кызылча чирен керткәннәр
Башкортостанга кызылча чирен керткәннәр

Башкортстанда озак вакыттан соң беренче тапкыр кызылча йоктыру очраклары ачыкланган. 2025 елда читтән кертелгән дүрт авыру очрагы расланган,- диелә Роспотребнадзор мәгълүматларында.

Билгеләп үтелгәнчә, барлык авыру балаларга да прививка ясатылмаган булган — ата-аналары элек вакцинациядән баш тарткан.

Шул ук вакытта ведомствода республикада башка инфекцияләр буенча эпидемиологик хәл тотрыклы кала, дип ачыклык керттеләр.

2002 һәм 2005 елларда төбәктә дифтерия һәм токсиген штаммнары очраклары теркәлмәгән, бу вакцинациянең югары дәрәҗәсе белән бәйле — халыкның 95%ка якыны прививка ясаткан. Йөткерү белән авыручылар саны да кимегән: 2025 елда бу күрсәткеч 2024 елдагыдан 15,7 тапкырга кимрәк.

Автор:Лиана Ханмурзина
Читайте нас