

Республикада каен чәчәк атарга әзерләнә һәм бу сәбәптән күп кеше сезонлы алллергиядән җәфалана башлады.
Бу төр аллергиядән интегүчеләргә хәлләрен ничек җиңеләйтү турында БР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече, Уфаның В.Г. Сахаутдинов исемендәге 21нче шәһәр клиник хастаханәсенең аллергология һәм иммунология бүлеге мөдире Ольга Кучер сөйләде.
Аның сүзләренчә, төп кагыйдә – аллерген белән элемтәне мөмкин кадәр тизрәк туктату.
Чәчәк ату чорына каен серкәсе әле бүленеп чыкмаган яисә бөтенләй үсмәгән төбәкләргә китәргә мөмкин. Мәсәлән, тәҗрибәле аллергиклар кышны озайта һәм кар яткан төбәкләргә юллана. Әмма вакытлыча китү мөмкин булмаса, берникадәр вакытка активлыкны киметеп, өйдә утырырга туры киләчәк.
“Тышта йөрү вакытын киметегез. Коры һәм җилле көннәрдә нык кына кирәк булмаса, өйдән чыкмагыз. Барьер ысулларын кулланыгыз. Кояштан саклаучы күзлекләр, баш киемнәре, һәм махсус назаль фильтрлар (әйткәндәй, бик нәтиҗәле ысул) кулланыгыз”, – дип киңәш итә Ольга Кучер.
Аллерген тышта булуына карамастан, шулай ук аны өйдә дә “каршы алырга” әзер торырга, табиблар әйтмешли, аллергиягә каршы көнкүреш шартлары булдырырга кирәк.
“Тәрәзә һәм ишекләрне ябып тотыгыз. Кондиционер яисә HEPA-фильтрлы көнкүреш һава чистартучы җайланма кулланыгыз, алар аллергия билгеләрен 40 процентка киметә ала. Тыштан кергәч, душ керергә, башны юарга һәм күзләрне, борынны аларга утырган серкәдән арындырыр өчен тозлы эремәләр белән юарга кирәк. Өс киемнәрен коридорда калдырыргы кирәк”, – дип сөйли табиб.
Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә тәҗрибәле аллергиклар өй шартларында серкә белән көрәшнең халык ысуллары турында да сөйли. Мәсәлән, москит челтәрләренә берничә кат спандбонд тарттыру. Материал аллергенның торак бинага керүенә комачаулый һәм шул ук вакытта сафа һаваны үткәрә.
Чыганак: bashinform.ru