Сәламәтлек
17 Апреля , 05:25

Өйләрендә таракан булган кешеләр үзләрен начар хис итәргә мөмкин

Бу нәрсә белән бәйле?

Йорт һәм фатирлардагы тараканнар аллергеннар бүлеп чыгару сәбәпле, кешенең башка аллергеннарга реакциясе көчәя. Бөҗәкләр һәм кешенең үзен начар хис итүе арасындагы бәйләнешне биология фәннәре докторы, Джордж Мейсон университетының (АКШ) системалы биология мәктәбе профессоры Анча Баранова аңлатты.

"Өйдә яшәүче тараканнар да аллерген бүлеп чыгара. Вак кына кисәкчекләр һавада очып йөри һәм аллергия китереп чыгара. Һәм бу аллерген теләсә нинди башка аллергеннарны көчәйтүче булып тора", – дип билгеләде Баранова.

Биолог бу үзара бәйләнешне раслый торган үткәрелгән тикшеренү турында сөйләде. Эксперимент ике күпфатирлы йортның берсендә тараканнарны тулысынча юк иткәч, анда яшәүчеләрнең серкәгә аллергия реакциясен үлчәүдән гыйбарәт булган. Шул ук вакытта белгеч ассызыклавынча, бер фатирда тараканнарны агулау мәгънәсез булган — алар барыбер күршеләреннән күчеп килерләр иде.

Тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, тулысынча санитар эшкәртүгә дучар булган йортта яшәүчеләрнең тараканнарга гына түгел, ә серкәгә дә аллергиясе кимегән. "Ягъни алар ахырда сәламәтрәк  булды, аларның астматик һәм аллергик реакцияләре кимеде”, — дип аңлатты Баранова. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас