Сәламәтлек
17 Апреля , 04:36

Салкын ризыкның яшерен зыяны бар

Кеше көненә 1-2 тапкыр кайнар ризык ашарга тиеш. 

Рационда кайнар ризык булмау ашкайнату системасында авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин, дип сөйләде Дәүләт мәгариф университетының табигый фәннәр факультеты деканы вазифаларын башкаручы, биолог Ирина Лялина.

Биолог кайнар ризык булмау перистальтиканы (Перистальтика — куыш көпшәсыман органнарның (үңәч, ашказаны, эчәклек, сидек юллары һ.б.) стенкаларының дулкынсыман кыскаруы, ул аларның эчендәгеләрнең (азык, тизәк массалары, сидек) чыгуга таба хәрәкәтен тәэмин итә. – Авт.) акрынайта, ә бу эч катуга китерергә мөмкин, ди.  Моннан тыш, мондый рацион ашкайнату ферментлары бүленеп чыгуын боза, ягъни ашалган ризык начар эшкәртелә, бу үз чиратында  ашказанының лайлалы тышчасын ярсытуга һәм вакыт узу белән гастрит барлыкка килүенә, ә җитдирәк очракларда ашказаны җәрәхәте авыруына китерә.

“Рационда кайнар ризык булмау үт куеруына, ә бу үт куыгында ташлар барлыкка килүгә һәм холецистит үсешенә – үт куыгы ялкынсынуына сәбәпче булырга мөмкин. Ашказаны асты бизе эшенә дә зыян салып, панкреатитка китерергә мөмкин.Салкын ризыкны эшкәртүгә, ягъни аны җылтуга, организм күпкә артыграк энергия сарыф итә. Бу исә матдәләр алмашынын бозарга һәм туклыклы матдәләрне үзләштерү белеән проблемалар барлыкка китерүгә сәләтле”, – ди Лялина.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас