

“Онкопепт” колоректаль яман шештән вакцинаны 27 русияле алачак. Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) башлыгы Вероника Скворцова хәбәр итте.
“Бүгенге көндә дәвалау өчен 27 пациент сайланып алынган. Регламент буенча препаратны әзерләүгә 49 көн кирәк, бу срокның 7 көне сыйфат контроле процедурасын алып тора”, – дип аңлатты ул.
В.Скворцова сүзләренчә, ике пациент онковакцина ярдәмендә дәвалана инде. Беренче авыруга препаратны 2026 елның 31нче мартында кадаганнар, икенче авыруга – апрель башында.
Моңа кадәр Русия Сәламәтлек саклау министрлыгында Курск өлкәсендә яшәүче 60 яшьлек ир-ат тире меланомасыннан персональләштерелгән вакцинаны алган тәүге кеше булды, дип хәбәр иттеләр.
Чыганак: lenta.ru