

КАРА ӘРЕМ ТАМЫРЫ ( КОРЕНЬ ЧЕРНОБЫЛЬНИКА)
5 аш кашыгы кипкән кара әремгә ярты литр аракы салырга. Әледән-әле селкеткәләп, 2 атна төнәтергә. Сөзеп алырга. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 1 бал кашыгы төнәтмәгә 40 тамчы 40% спиртлы прополис экстракты кушып, бераз су салып эчәргә. Үңәч, ашказаны, эчәклек, аналык рагыннан кулланырга киңәш ителә.
ЕЛАН ТАМЫР (ГОРЕЦ ЗМЕИНЫЙ)
50 грамм елантамырга (корень горца змеиного) 50 грамм чага гөмбәсе кушарга, ярты литр 70% лы спирт салырга. Караңгы урында 8-10 көн төнәтергә, аннары сөзеп алырга. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 тапкыр 40 тамчы әлеге төнәтмәгә 40 тамчы 10% лы спиртлы прополис экстракты кушып , бераз суга салып эчәргә. Ашказаны, эчәклек, үпкә рагыннан кулланырга киңәш ителә. Дәвалану курсы , авыру кешенең хәленә карап, 3 атнадан 3 айга хәтле тәшкил итә.
КЫЗЫЛ ЯРАН (ГЕРАНЬ КРОВАВО-КРАСНАЯ)
Кызыл яранның 1 аш кашыгы кипкән тамырына ярты литр кайнап торган су салырга, салмак утта 10 минут кайнатырга, 1 сәгать төнәтергә. Сөзеп алганнан соң көнгә 3 тапкыр ярты стакан эчәргә.
Кызыл яран куаклыклар арасында кыргый рәвештә үсә. Балачагымда авылда әрәмәлектә үсә иде.
Кызыл яран дип аталуы чәчәк төсенә бәйле түгел. Чәчәге шәмәхәрәк булырга мөмкин.
ПӘЙГАМБӘР ТЫРНАГЫ ГӨЛЕ (КАЛЕНДУЛА)
1 аш кашыгы кипкән тырнак гөл чәчәкләренә 200 мл аракы салырга. Караңгы урында 15 көн төнәтергә. Әледән- әле селкпткәләп, болгатып торырга. Яман шештән көнгә 3 тапкыр 30-40 тамчы эчәргә.
КАРАМАСЫМАН ТУБЫЛГЫ (ТАВОЛГА ВЯЗОЛИСТНАЯ)
Ваклап киптерелгән 100 грамм тамырга 1 литр аракы салырга, 3 атна төнәтергә. Сөзеп алырга. Көнгә 3 тапкыр 2 бал кашыгы кабарга, артыннан су эчәргә. Бер үк вакытта бераз суга салып, 30-40 тамчы 20-30% лы прополис төнәтмәсе кулланырга. Дәвалану курсы-3 ай.
АВЫШМА ЧАЛМА ЧӘЧӘК ( ПИОН УКЛОНЯЮЩИЙСЯ- МАРЬИН КОРЕНЬ)
100 грамм кипкән тамырга 1 литр аракы салып, 5-7 көн төнәтергә. Чирек (1/4) стакан суга 1 бал кашыгы төнәтмә салып, көнгә 3 тапкыр эчәргә. Бер үк вакытта бераз суга салып, 30-40 тамчы 20-30% лы прополис төнәтмәсе эчәргә. Дәвалану курсы-3 ай.
ЯБЫШКАК БӨРМӘКӘЙ ( ПОДМАРЕННИК ЦЕПКИЙ)
Термоска 5 аш кашыгы кипкән үлән, ярты литр кайнап торган су салырга. 3-4 сәгать төнәткәннән соң сөзеп алырга. Ашарга 20 минут кала көнгә 3 тапкыр 1/3 стакан төнәтмәне аз-азлап йотып эчәргә. Шулай ук үләннең әле сыгып алган согын кулланырга була. 100 мл суга 1 бал кашыгы сыгынты кушып, ашарга 20 минут кала көнгә 3 тапкыр эчәргә.
(Рецептлар "Золотая энциклопедия народной медицины" китабыннан алынды)
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшегез!
Ч️ыганак: https://vk.com/sovet1001receipt