Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 апрель , 14:32

Русиядә тәүге пациент яман шештән вакцина ясаткан

Бу каһәрле авыруны берзаман җиңсәк, бик яхшы булыр иде!

fotobank02
Фото: fotobank02

Русиядә тәүге пациент яман шештән персональләштерелгән вакцина ясаткан. Бу хакта илебезнең Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Ведомствода аңлатуларынча, Радиология  Милли медицина-тикшеренү үзәгендә клиник практикада тире меланомалы пациентта  “НЕООНКОВАК” яман шешкә каршы персональләштерелгән мРНК-вакцинасын кулланганнар. Вакцина ясаткан беренче пациент – Курск өлкәсендә яшәүче 60 яшьлек ир-ат. Әлеге вакытта ул иммунотерапия үтә, диделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Дәвалану үткәрелүгә карамастан, арытаба чир үсешенең югары хәвефе саклана һәм стандарт мөмкинлекләр шактый чикләнеләчәк, дип кисәттеләр ведомствода.

Март уртасында РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының онковакциналарны бушлай медицина ярдәменә кертү проектын эшләве билгеле булды. Колоректаль яман шеш белән көрәшү өчен “Онкопепт” пептидлы вакцинасын, мРНК-вакцина белән персональләштерелгән терапияне, шулай ук Т-күзәнәкле иммунотерапияне кертергә тәкъдим ителде.

Яман шешне тулысынча җиңү (аны дәвалап булу) кешелекнең зур казанышы булыр иде. Көтәбез һәм өметләнәбез! 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас