Эксперт сүзләренчә, монда төп рольне ике компонент уйный. Шикәр баш миенә аддиктив матдәләр тәэсиренә охшаш механизм буенча тәэсир итә: ул татлы ризыкның яңа порцияләренә ияләшү һәм даими тартылу формалаштыра. Газировкага тонизирующий чара сыйфатында өстәлә торган кофеин бу эффектны көчәйтә — көндәлек «Кола» га күнеккән кеше аннан башка үзен сүлпән һәм хәлсез итеп хис итә. Гурина шулай ук мондый эчемлекләрне куллануның куркынычсыз нормасы юк дип ассызыклады. «Бу продукт туклану өчен кирәк түгел, шуңа күрә мондый нормалар юк», — дип йомгаклады ул.