-3 °С
Болытлы
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 2026 елга онковакциналарны бушлай медицина ярдәменә кертү проектын эшләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Колоректаль яман шеш белән көрәшү өчен “Онкопепт” пептидлы вакцинасын, мРНК-вакцина белән персональләштерелгән терапияне, шулай ук Т-күзәнәкле иммунотерапияне кертү планлаштырыла.
2026 елдан тыш, вакциналар 2027 һәм 2028 елларга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасының план чорына кертеләчәк.
Чыганак: lenta.ru