Чәйнең төп куркынычы – андагы дуплау (дубильный) матдәләре – таниннарда. Таниннар күп кенә даруларның актив матдәләре белән химик тәэсир итешәләр: эчәклек стеналары аша канга сеңми торган кушылмалар барлыкка килә. Нәтиҗәдә дару ашказаны-эчәк тракты буйлап кына уза һәм дәвалау тәэсире булмый. Анемия вакытында билгеләнә торган тимер препаратлары, йөрәк гликозидлары һәм ашкайнатуны яхшырту чаралары мондый үзара тәэсир итешүгә аеруча сизгерләр. Чәй ораль контрацептивларның тәэсирен нейтральләштерергә мөмкин. Ә кайбер антидепрессантлар белән бергә эчелгән чәй көтелгән тынычлануны түгел, ә киресенчә, артык дулкынлану һәм йокысызлыкны тудырырга сәләтле.
Кофе – составында кофеин алкалоиды күп булган эчемлек, ул үзе актив матдә булып тора. Шуңа күрә аның дарулар белән кушылуы начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кофеин кайбер препаратларның токсик тәэсирен күп тапкырлар көчәйтергә сәләтле. Мәсәлән, стероид булмаган ялкынсынуга каршы чаралар (ибупрофен, диклофенак һәм башкалар) кофе белән бергә бөер һәм бавырга куркыныч йөкләнеш тудыра. Кофеин шулай ук йөрәк һәм кан тамырларына йогынты ясый торган даруларның тәэсирен көчәйтергә мөмкин, бу кайвакыт аритмиягә һәм кан басымы сикерешләренә китерә. Шулай ук ул гамәлдәге матдәләр белән химик реакциягә керергә сәләтле, аларны аз нәтиҗәле итә. Бу кайбер антибиотикларга һәм тынычландыру чараларына кагыла. Моннан тыш, кофеин сидек кудыру эффектына ия. Шуның аркасында дару организмнан бик тиз чыгарыла һәм аның кандагы концентрациясе дәвалау дәрәҗәсенә җитәргә өлгерми.
Даруларны бүлмә температурасындагы чиста газсыз су белән эчү яхшырак. Су – препаратлар белән химик реакциягә керми торган һәм аларга дөрес сеңәргә ярдәм итә торган нейтраль мохит.