Русиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы 2-8 мартта Йөклелеккә җаваплы мөнәсәбәт атналыгын үткәрүне игълан итте.
Булачак ана баласының сәламәтлегенә я файдалы өлеш кертә, я аны какшата ала торган йөклелек чоры бик мөһим. Шул ук вакытта табиблар үз сүзендә торалар: бала тууны планлаштыруга гына түгел, йөклелеккә дә җаваплы карарга кирәк.
Йөклелек планлаштырылган булырга тиеш
Йөклелек вакытында хатын-кызның алкоголь, тәмәке һәм никотинлы продукция куллану патология һәм үле бала табу хәвефен арттыра. Йөклелек вакытында алкогольнең хәвефсез дозасы юк. Шуны да истә тотарга кирәк: тәмәке тарту хатын-кызның балага узу, сәламәт бала табу ихтималын сизелерлек киметә. Йөклелек чорында теләсә нинди күләмдә никотин куллану яралгы үсешенең структур һәм функциональ тайпылышлар хәвефен тудырырга мөмкин, чөнки никотин плацентар барьер аша үтеп, яралгының кан агымына эләгә һәм анда ананыкына тиң концентрациягә җитә. Вейплар хәвефсез дип сөйләсәләр дә, йөклелек вакытында хатын-кызларның электрон тәмәке куллануы яралгының, яңа туган баланың, баланың сәламәтлегенә тискәре йогынты ясый.
Җенси тормышның иртә башлануы һәм абортлар бала тапмау ихтималын арттыра һәм репродуктив системаның төрле авыруларын китереп чыгарырга мөмкин.
- Җенси юл белән йога торган инфекцияләр баланы йөклелек вакытында йоктырырга яки бала тапмауга китерергә мөмкин.
- Аз хәрәкәтләнеп яшәү рәвеше һәм симерү репродуктив система эшенә тискәре йогынты ясый.
- Әни булырга хыялланганнар өчен артык ябык булу да яхшы түгел, гәүдә авырлыгы җитмәү овуляциянең бозылуына һәм эстрогеннар дәрәҗәсенең кимүенә китерергә мөмкин, бу да балага уза алмауның сәбәбе булырга мөмкин.
- Өлкәннәр өчен репродуктив сәламәтлекне бәяләү буенча диспансеризация үткәрелә.
- Йөклелекне планлаштырганда хатын-кызга организмдагы барлык дефицитларны тулыландырырга, балага тиз узсын һәм сәламәт сабый тусын өчен йөклелеккә кадәр һәм вакытында сәламәт туклану принципларын тотарга кирәк.
- Йөклелек вакытында физик активлык ананың һәм баланың сәламәтлеген яхшырта, шул ук вакытта табиб киңәшләренә дә колак салырга кирәк.
Йод турында
- Йөклелек вакытында хатын-кызларның йодка ихтыяҗы сизелерлек арта. Тозны тоташ йодлаштыру үткәрелмәгән урыннарда йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, шулай ук ике яшькә кадәрге балалар җитәрлек күләмдә йодлаштырылган тоз алмаска мөмкин. Йод дефицитын, яралгының нейрогенезы бозылуны профилактикалау өчен, балаларның ана карынында үсеш вакытында һәм кечкенә яшьтә баш миенең сәламәт үсеше өчен йод кирәк. Йөклелекне планлаштыручы хатын-кызларга (прегравидар этапта) йөклелек башланырга 2-3 ай кала һәм бөтен йөклелек дәвамында көненә 200 мкг дозада йод (калий йодиды) препаратларын перораль кабул итү киңәш ителә.
Фолий кислотасы турында
- Йөклелекне планлаштыручы хатын-кызга (прегравидар этапта) йөклелек башланырга 2-3 ай кала һәм йөклелекнең беренче 12 атнасы дәвамында шулай ук яралгының нерв көпшәсе дефекты хәвефен киметү максатыннан көненә 400-800 мкг дозада фолий кислотасы кабул итү киңәш ителә (Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының 2023 елгы "Нормаль йөклелек" Клиник киңәшләренә нигезләнеп).
Йөклелеккә җаваплы мөнәсәбәт атналыгының максаты – хатын-кызларның репродуктив авыруларны профилактикалау турында мәгълүматлылыгын арттыру, йөклелек һәм ана булуга җаваплы мөнәсәбәтне популярлаштыру, йөклелек вакытында онкология авыруларының башланып киткән очракларын киметү, хатын-кызларда бала тапмау очракларн киметү, йөкле хатыннар арасында алкоголь куллануны киметү, абортлар санын киметү.