Блогер аналар үзләренең балалары өчен хәвеф тудыра, дип белдерә Кытай галимнәре. Әниләрнең үз контентында даими рәвештә балаларын төшерүе аркасында, нарасыйларда үз тәннәре белән нидер эшләргә теләүдә чагылган психик тайпылышлар барлыкка килә.
Тикшеренүчеләр берничә ел дәвамында 541 “ана-бала” парын өйрәнгән һәм үз-үзләрен “бар да подписчиклар өчен” дип тоткан ата-аналарның балалары шундый ук булып, әмма психикаларындагы тайпылышлар белән үсеп җитүләрен ачыклаган. Аларның барысы да пластик операцияләр ясатырга яисә селфхарм (Селфхарм – ул үз-үзенә кул салу ниятләреннән башка кешенең үзенә нинди дә булса зыян салу. Бу авырту яки уңайсызлык хисе тудыручы теләсә нинди гамәлдә чагылырга мөмкин. – Авт.) белән мавыгырга хыялланган. Чөнки әниләренең фото/видеоларында үзләрен тиешле дәрәҗәдә матур түгел дип исәпләгән һәм үзләрен әти-әниләренә кирәксез итеп тойган.
Галимнәр монда бернинди сәерлек тә юк, чөнки гәүдә образы һәм баланың үз-үзен кабул итүе ана йогынтысында формалаша, ди. Journal of Health Psychology журналы өчен язылган мәкаләнең ахырында “селфи белән мавыгу нарцисслык белән бәйле”, дип өстәгәннәр. Ә нарцисслык турында менә нәрсәләр билгеле.
Нарцисслык, бигрәк тә тайпылыш (Нарцисстическое расстройство личности – шәхеснең нарцисстик тайпылышы) формасында, социаль бәйләнешләрнең тирән бозылуына, хроник конфликтларга, эгоцентризм аркасында мөнәсәбәтләрнең җимерелүенә һәм социаль изоляциягә, манипуляцияләргә һәвәслек һәм кешенең башкалардан өстенрәк дигән тойгы кичерүенә китерә. Бу патологик халәт еш кына депрессия, борчылу, эмпатиягә сәләтсезлек, шулай ук, авыр очракларда, деструктив тәртип, көчләү һәм суицидаль хәвефләр белән бергә бара.
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.