Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 гыйнвар , 01:37

Табиб кышкы салкынннар белән бәйле проблемаларны атады

Башкортстанда бу көннәрдә -35 һәм аннан да түбәнрәк һава температурасы теркәлде. 

Альмира Бикмурзина.
Фото: Альмира Бикмурзина.

Кышын баш авыртулар өч тармаклы нервның  ярсуы, сусызлануы, салкыннар сәбәпле ирексездән киренкелек аркасында көчәергә мөмкин. Бу хакта табиб-невролог Мария Лавренова кисәтте.

“Салкын һава өч тармаклы нервны (туңдырманы тиз ашаганда кинәт авырту өчен җавап биргән нерв) ярсыта, – ди невролог. – Шулай ук без үзебез дә сизмәстән сусызланабыз: батареялар һаваны киптерә, ә салкыннар безнең тиредән  һәм лайлалы тышчалардан дымны суыра. Дегидратация баш авыртуның берничә төре өчен триггер булып тора”.

Моннан тыш, табиб аңлатуынча, салкыннар кешене ирексездән киеренкелектә булырга мөҗбүр итә: ул иңбашларын күтәрә, башын аска ия, шул рәвешле муен мускулларын кыса, бу исә мускулларның киеренкелегенә китерә. Шулай ук, Лавренова сүзләре буенча, баш авыртуның өшү белән турыдан-туры бәйле аерым төрләре бар.

“Кышның алыштыргысыз юлдашы – салкын һава торышында башны иңбашларга иебрәк йөрү аркасында барлыкка килгән киеренке баш авыртуы. Муенның спазмланган мускуллары вакыт үтү белән башны кысып торган бүрек тойгысы барлыкка китерә. Мигреньнән җәфаланучылар өчен шулай ук  атмосфера басымының кискен үзгәрешләре һәм карның күзне чагылдырып ялтыравы да  – җитди кышкы сынау, алар мигрень өянәкләрен гадәттәгедән ешрак китереп чыгара”, – дип кисәтте Лавренова. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас