Оныкларын тәүлегенә ике сәгатьтән артык караган очракта, 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр клиник депрессиягә дучар булырга мөмкин. Яңа тикшеренү барышында Иран галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән.
Шаһид Бехешти медицина фәннәре университеты тикшеренүчеләре 400гә якын өлкән яшьтәге парны сораштырганнар һәм алты яшьтән кечерәк булган балаларны даими карау аларның психик сәламәтлеге өчен хәвефле дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Сабыйлар белән уйнаганда 60+ яшьтәге әби-бабайлар тизрәк “яналар”, ә бу халәтне игътибарсыз калдырсалар — тиздән акылдан шашалар, диләр. Ә чынында алар бу халәтне еш кына алар игътибарсыз калдыралар икән.
Нәтиҗәдә организмда нейромедиаторлар балансы бозыла, серотонин (“бәхет гормоны”) дәрәҗәсе кими, апатия барлыкка килә +дофамин системасынң активлыгы төшә, ә бу үз чиратында яшәүгә мотивацияне югалта, ди.
Шуңа күрә, яшь ата-аналар, үзегезнең балаларыгызны гына түгел, лаеклы ялга чыккан әти-әниләрегезне дә уйлагыз!
Чыганак: Mash Телеграм-каналы.