Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 гыйнвар , 12:21

Пациент 17 ел төкерек бизендә таш "үстергән"

Пациент 17 ел төкерек бизендә таш "үстергән" - ир-атны патологиядән Владивосток хастаханәсе табиблары коткарган.

Пациент 17 ел төкерек бизендә таш "үстергән"
Пациент 17 ел төкерек бизендә таш "үстергән"

Бу хакта медицина учреждениесе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Хирурглар Приморьеда яшәүче 38 яшьлек кешенең төкерек бизеннән диаметры 2 см дан артык булган ташны алдырганнар.

Пациент "төкерек‑таш авыруы" диагнозы белән килгән — төкерек агымы бозыла торган сирәк авыру.

Авыру авырту һәм шешү белән чагыла, ә авыр формаларда ялкынсынуга һәм абсцесска китерергә мөмкин.

Ташның зур булуына карамастан, табиблар төкерек бизен саклап кала алган. Гадәттә мондый очракларда аны тулысынча алып ташларга туры килә.

Чыганак: Рен ТВ телеграм каналы 

Пациент 17 ел төкерек бизендә таш "үстергән"
Пациент 17 ел төкерек бизендә таш "үстергән"
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас