Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 гыйнвар , 15:13

Ашыгыч ярдәмгә дә ярдәм кирәк

Урамда сөялеп утырган, егылган кешеләрне күргәч, гадәттә, никтер гел: Исеректер инде бу”,– дип уйларга күнеккәнбез. Югыйсә, бу кешенең ярдәмгә мохтаҗ булуы да бар.

Ашыгыч ярдәмгә дә ярдәм кирәк
Ашыгыч ярдәмгә дә ярдәм кирәк

Ничек кенә булмасын, ярдәм итү – беренче чиратта, кешелеклелек билгесе. Ә авыр хәлдәге кешегә файда китерү өчен аз булса да беренче медицина ярдәме кагыйдәләрен белергә кирәк.22 декабрьдә Чакмагыш районында  ашыгыч ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Районыбызга проектның кураторы һәм модераторы, якташыбыз, профессор Марат Сәүбән улы Кунафин килгән иде.

Конференциянең беренче өлеше район үзәк дәваханәсендә узды. Анда поликлиниканың киңәшмәләр залында медицина хезмәткәрләре белән йөрәк-кан тамырлары авыруларның беренче билгеләрен ачыклау, йөрәк-үпкә реанимациясен нәтиҗәле үткәрү һәм башка темалар буенча фикер алыштылар.

Чараның икенче өлешендә районыбызның  төрле оешма-учреждение, предприятиеләре хезмәткәрләре өчен ашыгыч һәм кичектергесез хәлләрдә беренче ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс оештырылды. Анда  катнашучылар үзләре өчен бик күп файдалы мәгълүмат алды.

Әлеге чара районыбызның Башкортстан дәүләт медицина университеты белән актив хезмәттәшлек итүенең тагын бер ачык мисалы булып тора.  

“Хәзер авырулар елдан-ел яшәрә. Яшьләрдә дә инсульт, инфаркт очраклары күп. Мин моны кешеләрнең табиб кушканны үтәмәвеннәндер, дип исәплим. Әгәр кан басымы югары икән, кеше даруларын вакытында эчәргә тиеш. Әмма аны эчмиләр, оныталар. Әгәр вакытында эчсәләр, инфаркт, инсультлар азрак булыр иде. Моннан тыш күршесенә табиб язган даруны: “Мин дә эчим әле”, – дип куллану дөрес түгел! Препаратларны бары тик табиб язуы буенча гына эчәргә кирәк. Бу организмга тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Без шуны истә тотарга тиешбез: үлеп барган кешене коткарып калу өчен бары берничә минут вакыт бар. Беренче биш-җиде минут эчендә кеше клиник үлем кичерә. Шул вакыт эчендә кулдан килгәннең барысын да эшләп өлгерергә кирәк, –  ди Марат Сәүбән улы.

Кул беләзегендә пульс тоелса, димәк, кешенең кан басымы нормаль, хәл артык куркыныч түгел, әгәр култык тирәсендә генә абайланса – төшә башлага, дигән сүз, ә пульсны муен тамырында гына сизәсез икән, бу  – кешенең кан басымы шактый төшкән, тиз арада ярдәм кирәк, дигәнне аңлата.

Сүз уңаеннан, Русиядә яшәүчеләрнең өчтән икесе беренче ярдәм күрсәтә белми. Фаҗига булганнан соңгы 9 минут эчендә беренче ярдәм күрсәтелсә, 90 процент очракта кеше гомерен саклап калып булыр иде, ди табиблар. Шуңа күрә белгечләр йөрәк-кан тамырлары авыруларын алдан ачыклау,  ашыгыч ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә җитди карарга тиеш.

Ашыгыч ярдәмгә дә ярдәм кирәк
Ашыгыч ярдәмгә дә ярдәм кирәк
Ашыгыч ярдәмгә дә ярдәм кирәк
Ашыгыч ярдәмгә дә ярдәм кирәк
Ашыгыч ярдәмгә дә ярдәм кирәк
Автор: Лиана Ханмурзина
Читайте нас