Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 гыйнвар , 11:22

Уку гадәте һәм гомер озынлыгы арасында бәйләнеш тапканнар

Ә сез китап укырга яратасызмы?

Уку гадәте белән гомер озынлыгы арасында бәйлелек булырга мөмкин, чөнки галимнәр тикшеренүләре даими рәвештә уку стресс дәрәҗәсен киметә, хәтерне яхшырта һәм озак яшәүгә булышлык итә дигәнне күрсәтә. Мондый мәгълүматларны National Geographic басмасы китергән.

“Китап эченә кереп китеп укыганда, сез медитациягә охшаш транс халәтенә керәсез һәм бу халәт сезне саклый”, – дип аңлаткан уку белән гомер озынлыгы арасындагы бәйлелекне Америка психотерапевты Зои Шоу.

Бу теориянең төп дәлиле булып Йель җәмәгать сәламәтлеге мәктәбе эше тора, аның кысаларында тикшеренүчеләр 12 ел дәвамында 50 яшьтән өлкәнрәк 3,5 меңнән артык кешене күзәткән. Даими рәвештә укучы катнашучыларның укымаганнарга караганда уртача 23 айга озаграк яшәвен билгели алганнар. Шул ук вакытта белем һәм когнитив сәләтләр дәрәҗәсе бу күрсәткечкә берничек тә йогынты ясамый икән.

Бу процесста укуның социаль-эмоциональ нәтиҗәләре сизелерлек роль уйный. Социаль бәйләнешләрне сәламәт картаю өчен мөһим дип атыйлар, ә әдәбият социаль тәҗрибәне алыштырырга сәләтле, чөнки уку вакытында кеше хис-кичерешләрне һәм дөньяны чит күзлектән күрү сәләтен тренировкалый.

Моннан тыш, уку ялгызлык хисен баса, ә ялгызлык тойгысы  тәмәке тарту һәм симерү кебек үк иртә үлемнең җитди факторы булып тора.

“Уку баш миенең берьюлы берничә – сөйләм, игътибар, хәтер һәм фантазия өчен җавап биргән өлешләрен тонуста тота, вакыт үтү белән боларың барысы да когнитив резервны ныгыта”, – дигән Шоу бу уңайдан.

Белгечләр фикеренчә,  бу процесс сәламәтлек өчен файда китерсен өчен көненә нибары 10-30 минут уку җитә.

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас