Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 гыйнвар , 22:28

Табиб Яңа елдан соң симергән русиялеләрне тынычландырган

Борчылмыйбыз, җәмәгать!

Эндокринолог Зөһрә Павлова  Яңа ел каникулларыннан соң артык килограммнар җыйган русиялеләрне тынычландырган. Бу хакта ул үзенең Телеграм-каналында язган.

Павлова сүзләренчә, Яңа ел бәйрәмнәрендә гәүдә массасы берничә сәбәп аркасында арта. Беренчедән, күп күләмдә тозлы ризыклар һәм углеводлар ашау сәбәпле организмда су тоткарлана. Икенче сәбәп – табында ашалган ризыкның  зур порцияләре. Болардан тыш, бозылган  йокы режимы метаболик күчешләргә китерергә мөмкин.  

Шулай да Павлова русиялеләрне тынычландыра: гәүдә авырлыгы арту – вакытлыча гына. “Гадәттә көндәлек режимга кайту белән гәүдә массасының бер өлеше 1-2 атна дәвамында үзеннән-үзе юкка чыга”, – дип язган Зөһрә Павлова. 

Чыганак: lenta.ru

Автор: Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас